Нәшрият турында

«Заман» нәшрияты 1992 елда оеша. Ул татар басма китабы эшчәнлегенең XIX–XX йөз башыннан ук килгән традицияләрен дәвам итә һәм Татарстанның хәзерге нәшрият эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш керткән күренекле нәшриятларның берсе булып тора.

Нәшрият белгечләре Татарстан Республикасы икътисадын, экологиясен, мәдәниятен, спорт һәм тормышның башка социаль-иҗтимагый өлкәләрен яктырткан югары сыйфатлы альбомнар, бизнес-каталоглар, брошюралар; Татарстанның Биләр, Болгар, Зөя кебек борынгы шәһәрәрләре турында һәм татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасына багышланган китаплар; исемнәре Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле булган танылган рәссамнар (Эдуард Турнерелли, Иван Шишкин, Николай Фешин, Бакый Урманче, Фәйзрахман Әминев, Харис Якупов һ. б.) иҗатына багышланган югары сәнгати кыйммәткә ия альбомнар, каталоглар, открыткалар һәм мультимедия дисклары эшләп чыгара.

Басмалар рус, татар, инглиз, француз, гарәп һәм башка телләрдә тәкъдим ителә.

«Заман» нәшрияты китаплары гомумроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә даими рәвештә катнаша:

  • Франкфурт-на-Майнадагы 56 нчы Бөтендөнья китап ярминкәсе (Алмания), 2003;
  • XIII Халыкара Пекин китап күргәзмәсе (Кытай), 2006;
  • Дәһлидәге XVIII Бөтендөнья китап ярминкәсе (Һиндыстан), 2008;
  • Ашхабадтагы III Халыкара «Алтын гасырның нәшрият эшләнмәләре» күргәзмәсе һәм халыкара китап ярминкәсе (Төркмәнстан), 2008;
  • 42 нче Халыкара Каһирә китап күргәзмәсе (Мисыр), 2010;
  • Туриндагы Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе (Италия), 2011 һ.б.

    Шул ук вакытта Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәседә, «АРТ-галерея. Казан» күргәзмәсендә һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә узучы китап фестивальләрендә дә даими катнаша.

Безнең китапларны түбәндәге сату нокталарыннан табарга мөмкин

Нур-маркет, «Китаплар»
«Сувар-Плаза» сәүдә үзәге, «Книжный двор»
Татарстан Республикасының Милли музее
«Хәзинә» Милли сәнгать галереясы
Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее
«Туран Арт» хәзерге татар сәнгате галереясы
Татарстан китап нәшриятының күргәзмә залы
Чәк-чәк музее
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе