Татарстан сынлы сәнгате
1920 еллар башында формалаша башлаган Татарстан сынлы сәнгате татар халкының Идел буе Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы мәдәниятләреннән салынган күп гасырлык традицияләргә нигезләнә. XVI гасыр уртасыннан рус сәнгати мәдәнияте үсеш ала, ул төбәктәге нәкыш, графика һәм сынчылык һөнәри мәктәпләрен оештыруда зур роль уйный. 1895 елда Казанда Татарстан профессиональ сынлы сәнгатенең нигезен тәшкил иткән сәнгать мәктәбе ачыла.