Татарстан сынлы сәнгате

1920 еллар башында формалаша башлаган Татарстан сынлы сәнгате татар халкының Идел буе Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы мәдәниятләреннән салынган күп гасырлык традицияләргә нигезләнә. XVI гасыр уртасыннан рус сәнгати мәдәнияте үсеш ала, ул төбәктәге нәкыш, графика һәм сынчылык һөнәри мәктәпләрен оештыруда зур роль уйный. 1895 елда Казанда Татарстан профессиональ сынлы сәнгатенең нигезен тәшкил иткән сәнгать мәктәбе ачыла. Аны Сәнгать академиясендә укып чыккан Н.Белькович, Х.Скорняков, Г.Медведев, Ю.Тиссен, А.Денисов оештыра. Демократик принциплар, кызыклы укыту программалары, югары квалификацияле мөгаллимнәр – болар барысы да бу уку йортының дәрәҗәсен күтәрә һәм Идел-Кама төбәге яшьләрен үзенә җәлеп итә.

Рус реалистик пейзажчы классигы Иван Шишкин исеме дә Татарстан белән бәйле (1832–1898).

Рус-америка рәссамы Николай Фешинның иҗаҗ биографиясендә Казан аеруча әһәмиятле роль уйный (1881–1955).

XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башында татар профессиональ сынлы сәнгате үсеш ала. Аңа рәссам Бакый Урманче (1897–1990) нигез сала.

1920 елларда нәкыш (Н.Фешин, Б.Урманче, П.Беньков, В.Тимофеев), графика (Ф.Таһиров, Г.Арсланов, Н.Шикалов, К.Чеботарёв), сынчылык (В.Богатырёв, С.Ахун) үсеш ала.

Казанда төрле елларда «Всадник», ТатЛЕФ, ТатАХРР, «Октябрь», ТР Рәссамнар берлеге кебек иҗади берләшмәләр эшли.

Мөстәкыйль иҗади оешма төзелүдән башлап, Рәссамнар берлеге әгъзалары республика сынлы сәнгатенең үз йөзен булдыралар һәм аны яңа баскычка күтәрәләр. 1930–1950 елларда бу – Д. Булат, Н.Вәлиуллин, К.Максимовлар. 1950 елларда X.Якупов, Л.Фәттахов, Н.Кузнецов, С.Лывин, В.Куделькин, А.Прокопьев, Б.Майоров, Е.Зуев, А.Тумашев, М.Усманов, И.Хәлиуллов, М.Хәйретдинов, Н.Адылов кебек күренекле осталарның иҗатлары үсеш ала. 1970 елларда Татарстан сынлы сәнгатенә Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләренең югары уку йортларын тәмамлаган яңа буын рәссамнар килеп керә: В.Маликов, Т.Хаҗиәхмәтов, В.Фёдоров, Э.Зарипов, Р.Нигъмәтуллина, В.Рогожин, И.Зарипов, А.Абызгилдин, 3.Гыймаев. Нәкъ менә шушы чорда Татарстан сәнгате, совет сәнгатенең уңай традицияләрен үзенчәлекле милли рух белән баетып, Бөтенсоюз иҗат мәйданына чыга. Әлеге осталар төркеменең башында бу өлкәдә аеруча күп хезмәт куйган һәм исемнәре сәнгать даирәсендә танылган рәссамнар тора: Г.Эйдинов, Ф.Хәсьянова, М.Кузнецов, Р.Шәмсетдинов, 3.Мөхәммәтҗанова, А.Тимергалина, Н.Әлмиев. Соңгы елларда график-рәссамнарның игътибарын борынгы каллиграфия сәнгате, шәмаилләр жанры да үзенә җәлеп итә. Бу өлкәдә Казанның һәм Яр Чаллының ислам мәдәниятеннән хәбәрдар дистәләрчә сәләтле сәнгать осталары: Н.Нәккаш, Ф.Гыйрфанов, Р.Сәлахетдин, Р.Шәмсутов, В.Попов, Р.Мөхәммәтҗан, 3.Мөхәммәтдиновалар уңышлы эшләп килә.

Татар сынчылыгында Б.Урманче, В.Маликов, Н.Адылов, аталы-улы Әбдерәшитовлар, Рогожин-Нигъмәтуллиналар династиясе, И.Башмаков исемнәре аерылып тора. Нечкә модельләштерелгән, хәрәкәттә күрсәтелгән сынлы композицияләр авторы А.Дербилов яңа темаларны күтәрә. Яшь сынчылар арасыннан авангард әсәрләре белән А.Миңнуллина танылу алды. Республиканың сынлы сәнгате – ул Казанның гына түгел, Татарстан территориясендәге барлык зур һәм кечкенә шәһәрләренең сәнгате. Бу – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән рәссамнары. А.Петров, Ю.Грабенко, Г.Недовизий, В.Акимов, А.Фәтхетдинов, М.Яруллин, 3.Миннәхмәтов, И.Төхвәтуллин, А.Халдеев, А.Свинин, Ю.Анютин, X.Сибгатуллин һәм республиканың башка бик күп рәссамнары уңышлы эшләп, мифларга һәм риваятьләргә, тарихка һәм заманачалыкка, кешелек дөньясының глобаль мәсьәләләренә бай үз сәнгати дөньяларын тудыралар.

ХХ йөзнең 80 елларның икенче яртысы – XXI гасыр башы Татарстан сынлы сәнгате күптөрле. Төрле традицияләрнең, юнәлешләрнең, стильләрнең географияләрнең катлаулы берләшүе аны моңарчы күрелмәгән ачыклык, үткенлек һәм тәэсирлелек белән баета. Татарстан сәнгатенең бу чордагы үсеш картинасын гомумиләштергәндә, анда реалистик һәм символик стильләрнең янәшә яшәвен һәм аларның тигезлеген билгеләп үтәргә мөмкин. Бу аны күптөрле, тирән һәм әһәмиятле итә.