Татар китабы тарихы

Китаплар – вакыт дулкынында йөзүче һәм үзләре саклаган кыйммәтле хәзинәне буыннан буынга кадерләп тапшыручы фикер кораблары.

Френсис Бэкон.

Татар китабы күп дәверлек бай һәм кызыклы тарихи язмышка ия һәм Россия территориясендә нәшер ителә торган милли китаплар арасында югары дәрәҗә били. Гасырлар дәвамында ул милләтне саклап калуда һәм үстерүдә зур роль уйнаган рухи хәзинә булып кала бирә. Татарлар, төрки халыклар арасыннан беренчеләрдән булып, басма хәреф җыюны үзләштерәләр.

Татар китабын бастыру эше Пётр I нең 1722 елда татар телендә дөнья күргән Манифестыннан башланып китә. Казанда беренче басмаханә отставкадагы татар прапорщигы А.Бурашев тарафыннан 1801 елда ачыла. Казан губерна идарәсе (1807), Казан университеты (1809) каршында Л.Шивиц, Р.Сәгыйдов, Ш.Яхин, К.А.Тилли, Г.М.Вячеслав һ.б. басмаханәләре ачылу китап басу эшенең үсеш алуына йогынты ясый. Анда рус һәм татар телләрендә китаплар, шәмаилләр һ.б. продукция дөнья күргән.

XIX гасырның беренче яртысында нәшер ителгән китаплар сан ягыннан Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында торган. XIX гасыр ахырында Казанда 15 ләп басмаханә эшли, ел саен гомуми тиражы 1,5–2 миллионга җиткән 140–180 исемдәге китап басыла. Татар китапларының тематикасы төрле: педагогика, медицина, юриспруденция, тарих, табигый фәннәр, Көнчыгыш дин әһелләренең дини, фәлсәфи һәм тарихи темага багышланган әсәрләре, сүзлекләр, үзөйрәткечләр.

ХХ йөз башыннан татар китабын нәшер итү эше үзгәрешләр кичерә: басмаханәләр саны арта, китап нәшер итү һәм китап сату ширкәтләре барлыкка килә (бертуган Кәримовларның китап сату оешмасы, бертуган Әхмәдуллиннар тарафыннан оештырылган «Сабах» нәшрияты, «Идрисов, Галиев һәм Кº ширкәте» басмаханәсе нигезендә оешкан «Милләт» басмаханәсе, «Мәгариф» басмаханәсе һ.б.). Татар китабын нәшер итү эшенә И.Н.Харитонов, Б.Л.Домбровский, В.В.Вараксин, И.В.Ермолаев һәм башка нәширләрнең басмаханәләре зур өлеш кертә. 1910 елда Казанда 26 басмаханә эшли, анда ел саен 1000 нән артык исемдәге, шул исәптән гомуми тиражы 586,8 мең данәгә җиткән 418 исемдәге татар китабы да дөнья күрә. Россиядә нәшер ителгән татар китапларның 85 % ка якыны Казанда басыла. Дөньяви әдәбият, укыту-методик әсбаплар һәм матур әдәбият әсәрләре сан ягыннан арта. Фәнни басмалар арасында Р.Фәхретдин, Ә.-З.Вәлиди, Г.Баттал, М. Рәмзи, Ә.Атласи, Г.Әхмәров, Х.Фәйзинең гомуми һәм милли тарих буенча әсәрләре беренчелекне били. М.Бигиев, З.Кадыйри, Г.Буби, Р.Фәхретдин һ. б. шәхесләрнең ислам фәлсәфәсе һәм тарихы буенча күпсанлы китаплары дөнья күрә. XIX гасыр ахырында башланып киткән татар басмаларын рәсемнәр белән бизәү эше ХХ йөз башында да киң таралыш ала. И.И.Юзиев, М.И.Идрисов, Г.Камал эшчәнлеге нәтиҗәсендә, татар китабының сәнгати-полиграфия дәрәҗәсе сизелерлек үсеш ала. Г.Камал тарафыннан татар полиграфиясе өчен 30 төрдән артык яңа шрифт эшләнә.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң басмаханәләр национализацияләнә һәм эреләндерелә. Китап басу эше тулысынча дәүләт һәм партия органнары карамагына тапшырыла. 1919 елда, «Госиздат»ның Казан бүлеге нигезендә, хәзергәчә эшләүче Татарстан китап нәшрияты оеша.

Бүгенге көндә Татарстанда китап басу традицияләре актив рәвештә дәвам иттерелә. Казан Идел буеның эре полиграфия үзәге булып тора. Республикада 230 дан артык нәшрият оешмасы эшли, шуларның кырыгы – китап һәм егермесе – эре полиграфия предприятиясе.

Ә.Г.Кәримуллинның «ХХ йөз башы татар китабы» хезмәте һәм «Татар энциклопедия сүзлеге» материаллары буенча әзерләнде