Баки Урманче. Живопись. Графика. Скульптура. Декоративно-прикладное искусство = Бакый Урманче. Нәкыш. Рәсем. Сынчылык. Декоратив-гамәли сәнгать = Baki Urmanche. Painting. Graphic arts. Sculpture. Arts and Crafts

– Казан: «Заман» нәшр., 2012.
– 160 б.: рәс. Татар, рус һәм инглиз телләрендә.

Басма «Бакый Урманче. Язмыш аятьләре. Рәссамның тууына 115 ел тулуга багышлана» күргәзмәсе өчен әзерләнде. Каталогта татар милли сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманченың (1897–1990) Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), Дәүләт Шәрык халыклары музее (Мәскәү), Татарстан Республикасының Милли музее (Казан), «Казан» милли мәдәни үзәге (Казан), Ш. Мәрҗани исем. фәнни һәм мәдәни программаларга теләктәшлек итү һәм үстерү фонды (Мәскәү), Галиев галереясы (Мәскәү) һәм хосусый тупланмалар җыелмасыннан нәкыш, рәсем, сынчылык, декоратив-гамәли сәнгать юнәлешендәге кабатланмас иҗаты яктыртыла һәм Татарстан Республикасының күренекле сәнгать белгечләре тарафыннан шәрехләнә. Сәнгать белгечләренә, рәссамнарга, мәдәният әһелләренә, шулай ук сәнгать сөюче киң даирә укучыга тәкъдим ителә.