Бакый Урманче. Нәкыш. Рәсем. Сынчылык. Декоратив-гамәли һәм театраль-бизәлеш сәнгате. Тууына 115 ел тулуга багышланган күргәзмә каталогы

– Казан: «Заман» нәшр., 2012.
– 112 б.: рәс. Татар, рус һәм инглиз телләрендә.


Каталогта татар милли сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе Бакый Идрис улы Урманченың (1897–1990) Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее (Казан), Дәүләт Шәрык халыклары музее (Мәскәү), Татарстан Республикасының Милли музее (Казан), «Казан» милли мәдәни үзәге (Казан), Ш. Мәрҗани исем. фәнни һәм мәдәни программаларга теләктәшлек итү һәм үстерү фонды (Мәскәү), Галиев галереясы (Мәскәү) һәм хосусый тупланмалар җыелмасыннан кабатланмас иҗаты яктыртыла.
Сәнгать белгечләренә, рәссамнарга, мәдәният әһелләренә, шулай ук сәнгать сөюче киң даирә укучыга тәкъдим ителә.