Абрек Абзгильдин. Каталог выставки к 75-летию со дня рождения = Абрек Абызгилдин. Абрек Абзгильдин. Тууына 75 ел тулуга багышланган күргәзмә каталогы

– Казан: «Заман» нәшр., 2012.
– 112 б.: рәс. Татар һәм рус телләрендә.


Каталог хәзерге татар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе – Абрек Абызгилдин иҗатына багышлана. А.Абызгилдин – Татарстан Республикасының халык рәссамы (1995), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты (1997), Россиянең атказанган рәссамы (2002). Россия Сәнгать академиясенең Көмеш медале белән бүләкләнгән (2003), ТР Мәдәният министрлыгының Б.И.Урманче исемендәге премиясе лауреаты (2005), Россия Сәнгать академиясенең әгъза-корреспонденты (2008). Каталогта нәкыш һәм графика үрнәкләре тәкъдим ителә. Рәссамның иҗат юлы барлана, Татарстанның хәзерге сәнгать үсешендә тоткан урыны билгеләнә.