Иске Казан аның тирә-ягы = Старая Казань и её окрестности = Old Kazan and its Surrounding

– Казан: «Заман» нәшр. – Татар. кит. нәшр., 2011.
– 208 б.: рәс. Татар, рус һәм инглиз телләрендә.



Альбомда филокартист А.И.Дубин тупланмасыннан Казан һәм аның тирә-ягы күренешләре төшерелгән уникаль открыткалар тәкъдим ителә. ХIХ йөз ахыры – ХХ йөз башында Казан һәм аның тирә-ягының архитектура, тарихи һәм танып белү ноктасыннан әһәмияткә ия биналары һәм учреждениеләренең иң тулы галереясы сайлап алынды. Тарихи чынбарлыкны бөтен тулылыгы белән күзаллау өчен, Казан кешеләре арасында популяр булган почта маркалары да китерелде. Алар шул дәвер полиграфиясе, халыкның сәнгати зәвыгы хакында белешмә бирәләр, чор рухын чагылдыралар. Шәһәрдә яшәүчеләрнең типик йөзен күрсәтердәй фотографияләр, шулай ук реклама һәм афишалар да урын алды.