Ильина О.А. Канун Восьмого дня

– Казан: «Заман» нәшрияты, 2003.
– 400 б.: рәс. Рус телендә

Ильина Ольга Александровна (1894–1991) – чит илдә яшәп иҗат иткән шагыйрә һәм язучы, шагыйрь Е.А.Боратынскийның оныгы. Аның беренче шигырьләре Казанда 1913 елда басылып чыккан була. АКШнда инглиз телендә берничә китап, шул исәптән башкаларга охшамаган күренекле хатын-кыз язмышын чагылдырган автобиографик роман бастырып чыгара. Роман вакыйгалары – тарихи борылыш дәвере кичергән Казанда бара һәм ХХ йөз башындагы тетрәнүләрне – беренче бөтендөнья сугышын, 1917 елдагы ике инкыйлабны һәм гражданнар сугышын иңләп ала. «Сигезенче көн алдыннан» романының автор варианты рус телендә беренче тапкыр дөнья күрә.