Милашевская Л.В. Зоологическая коллекция Национального музея Республики Татарстан. Позвоночные животные

– Казан: «Заман» нәшрияты, 2003.
– 128 б.: рәс. Рус телендә

Каталог Татарстан Республикасының Милли музеенда сакланган табигый фондның зоологик тупланмасыннан умырткалылар хакындагы мәгълүматларны үз эченә ала. Җыелмада 2000 нән артык экспонат исәпләнә, алар арасында Император Сарае бүләкләре, Европаның иң эре музейларыннан алынган тупланмалар, XIX йөз ахыры – ХХ йөзнең урталарында эшләгән күренекле Европа һәм Россия таксидермистлары хезмәтләре бар. Каталогта урын алган җәнлекләрнең күбесе Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән.