Руденко К.А. Булгарское серебро. Древности Биляра. Том II

Казан: "Заман" нәшр., 2014.
528 б.: рәс. Рус телендә.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, 12 монография һәм 300дән артык фәнни публикация авторы К.А.Руденко китабында Х йөз – XV йөз башы Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урданың Болгар олысына караган һәм хәзер Казан, Алабуга, Болгар һәм Биләр музей-тыюлыкларында сакланган археология истәлекләре – көмеш эшләнмәләр җыелмасы беренче тапкыр дөнья күрә; Татарстанның башка һәм Россия музейларыннан да материаллар урын ала. Басманың нигезен 414 предметтан торган каталог тәшкил итә, аңа кадәр бу эшләнмәләр системалаштырылган һәм атрибутланган тикшеренү бүлеге китерелә.