Сәнгатькә багышланган гомер

Казан: "Заман" нәшрияты, 2018.
96 б.: рәс. Рус, татар телләрендә.

Китап Әлмәт картиналар галереясын нигезләүче шәхес, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Г.А. Стефановскийның (1918 – 1991) тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштыра. Басмага Геннадий Алексеевич замандашларының, туганнарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең истәлекләре, төрле елларда вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкаләләр, архив документлары, фотоматериаллар һәм рәссамның Әлмәт картиналар галереясы, шулай ук Молодёжный бистәсе музее тупланмаларындагы әсәрләре кертелде.