Татар дөньясы = Татарский мир

Казан: "Заман" нәшрияты, 2019.
392 б.: ил. Татар, рус телләрендә.

Бу басмага татар халкының тарихы һәм мәдәнияте хакындагы төп мәгълүматлар туп­ланды. Анда татар бердәмлегенең барлыкка килүе, ныгуы һәм үсү юлы бәян ителә. Татар тарихындагы күренекле чорлар – Идел буе Болгары оешу, Алтын Урда (Җүчи Олысы), Урта гасырлар татар дәүләтләренең ныгу-урнашуы, мәдәниятнең яңарышы һәм татар милләте хасил булу, милли автономия һәм совет яңарышы формасындагы дәүләтчелек тергезелү – аерып чыгарыла. Мәдәниятнең мөһим фундаменталь нигезләре арасында, тел, язу, әдәбият, шәһәрләшү һәм шәһәр мәдәнияте формалашу, ислам динен кабул итү кебек, татар җәмгыятенең барлык өлкәләренә зур йогынты ясаган күренешләр билгеләнә. Шулай ук хуҗалык алып бару осталыгы һәм тәҗрибәсенең, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәрнең, халык декоратив-гамәли сәнгатенең, рухи мәдәният, традицион татар халык мәдәнияте, югары сәнгатенең белдерелеш төрләре күздән кичерелә.