Канатлы сүзләр / авт.-төз. И.С.Гыйззәтуллин

Казан: "Заман" нәшрияты, 2020.
384 б. Татар телендә.
 

Мәгариф ветераны, ярты гасырдан артык гомерен Бәләбәй педагогика көллиятендә татар телен һәм әдәбиятын укыткан Илгизәр Гыйззәтуллин озак еллар дәвамында канатлы сүзләр җыелмасын туплап, аларның килеп чыгышын, мәгънәви төсмерләрен, матбугатта, рәсми чыгышларда таралу ысулларын тикшерә. Төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып әзерләнгән «Канатлы сүзләр» басмасында татарча образлы сүзтезмәләрнең мәгънәсе ачып бирелә, аларның матбугатта кул-ланышы буенча мисаллар китерелә. Китап татар телен иҗтимагый тормышта кулланып, халык алдында чыгыш ясаучы идарәчеләргә, сәясәтчеләргә, газета-журнал, радио-телевидение хезмәткәрләренә, укытучыларга, татар телен яратучыларга һәм туган телебезне өйрәнүчеләргә адреслана.