Татар милли ашлары = Татарская национальная кухня

Казан: "Заман" нәшрияты, 2020.
392 б.: ил. Татар, рус телләрендә.
Әлеге китап татар табыны культурасы һәм XIX – XX гасырларда формалашкан ризык әзерләү сәнгате белән таныштыра. Татар йорты һәм аш бүлмәсе төзелешенә, ашарга пешергәндә хуҗабикәләр куллана торган җайланмаларга игътибарны юнәлтеп, авторлар Идел-Урал буе төбәге татарларының табын үзенчәлекләрен тәкъдим итәләр.
Татар кухнясы – Татарстанга гына түгел, бөтен кешелек дөньясы мирасына искиткеч зур өлеш керткән хәзинә ул. Авторларның, тарих битләрен ача-ача, бөртекләп җыйган бай материалы татар ашларының үзенчәлекләре, татарларның кунакчыллыгы үрнәге булган мул табынлы бәйрәмнәр һәм кайбер ризыкларны әзерләү серләре белән таныштырыр.
Татар этикеты һәм үзенчәлекле борынгы йола ашлары, шул исәптән, боткалар турындагы мондый уникаль материал беренче тапкыр тәкъдим ителә. Авторлар зур тарихи һәм этнографик язмаларга гына түгел, татар халык иҗатына да таянганнар. Китапта Ю.Әхмәтҗановның аш-су мирасыннан оригиналь рецептлар әзерләү тәртибе белән дә танышырга була.