Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 110 ел. Өч томда. Том 3 = Татарский государственный Академический театр имени Галиасгара Камала. 110 лет. В трёх томах. Том 3

Казан: «Заман» нәшрияты, 2019
352 б.: рәс. Татар һәм рус телләрендә
Әлеге басма ике томнан торган «Татар театры» китап-альбомының дәвамы буларак, татар театр сәнгатенә 110 ел тулу уңаеннан чыгарыла. Монда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә соңгы ун елда (2007 – 2017 елларда) куелган уңышлы спектакльләр турында театр белгечләренең мәкаләләре, очерклар һәм фоторәсемнәр тупланды. Шулай ук театр белән бәйле шәхесләр хакында кыскача белешмә, репертуар, гастрольләр һәм фестивальләрнең географиясе, сценография һәм татар театрларының 2007 елдан соңгы иҗади эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр, спектакльләргә декорация, костюмнар эскизлары кертелде.