Милашевский Г.А. Старая Казань. Фотопортрет = Милашевский Г.А. Иске Казан. Фотопортрет = Old Kazan. Photo Portrait

– Казан: «Заман» нәшр., 2005.
– 320 б.: рәс. Рус, татар һәм инглиз телләрендә.

Китап-альбом киң катлам укучыны иске фотоаппарат объективы аша XIX гасырның икенче яртысы – ХХ йөз башы Казан тарихына алып керә. Ул чордагы күпсанлы фотосурәтләр аша аның тарихын чын мәгънәсендә объектив итеп күрү мөмкинлеге бирә. Альбомда Татарстан Республикасының Милли музее, А. М. Горький музееннан, Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исем. фәнни китапханә фондларыннан раритетлы фотоматериаллар файдаланылды.