Вербина О.Г. Живописное путешествие по старой Казани

– Казан: «Заман» нәшр., 2006.
– 144 б.: рәс. Рус, татар, һәм инглиз телләрендә.

Альбом XVII–XIX гасыр рус һәм европа осталары сәнгатендә сурәтләнгән Казан күренешләренә багышлана. Ул иске Казан күренешләрен һәм халкы образын сурәтләгән рәссамнар, сәяхәтче рәссамнарның графика әсәрләре нигезендә төзелде. Басма үз эченә күренеш, жанр һәм костюмлы типаж рәсемнәрен, борынгы гравюралы карталарны һәм топографик ведутлар, графика әсәрләрендәге панорама һәм шәһәр «проспектларын», шулай ук нәкыш әсәрләрен ала.