Николай Фешин = Nicolai Fechin

– Казан: «Заман» нәшрияты, 2006.
– 112 б.; рәс. Рус һәм инглиз телләрендә

Тумышы белән Казаннан булган күренекле рәссам Николай Иванович Фешинның тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмә каталогы. Биографик очеркта Н.И.Фешинның Россия һәм АКШндагы тормышы турында сөйләнә. Ул катнашкан күргәзмәләрне оештырган сәнгать берләшмәләре турында кыскача белешмәләр китерелә. Рәссам, нәкышче, график, сынчы, гамәли-бизәлеш сәнгате остасы иҗатына аерым бүлек багышлана. Н.И.Фешин әсәрләренең иң эре тупланмасы сакланган Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмаларыннан хезмәтләр урын ала.