Абрек Абзгильдин. Живопись, графика, монументальная роспись, декоративно-прикладное искусство

– Казан: «Заман» нәшрияты, 2007.
– 64 б.: рәс. Рус телендә

Каталог хәзерге татар сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе – Абрек Абызгилдин иҗатына багышланган. А.Абзгильдин – Татарстан Республикасының халык рәссамы (1995), Россиянең Сәнгать академиясенең әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының Г.Тукай премиясе лауреаты (1997), Россиянең атказанган рәссамы (2002), Россия Сәнгать академясенең Көмеш медале белән бүләкләнә (2003). Альбомда нәкыш, графика, декоратив-гамәли сәнгать, монументаль бизәлеш әсәрләре урын ала; рәссамның тормышы һәм иҗат юлы сурәтләнә, хәзерге Татарстан сәнгате үсешенә керткән өлеше бәяләнә.