Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Йөз ел. Ике томда = Татарский государственный Академический театр имени Галиасгара Камала. Сто лет. В двух томах

– Казан: «Заман» нәшр.
– Татар. кит. нәшр., 2009.
– I том – 568 б., II том – 368 б.: рәс. Татар һәм рус телләрендә.

Китап-альбом татар театр сәнгатенең 100 еллыгына багышлана. Беренче томда әйдәп баручы театр белгечләренең Г.Камал исем. Татар дәүләт академия театрының төрле чорлардагы әһәмиятле куелышлары турындагы, фотосурәтләр белән бизәлгән мәкаләләре тәкъдим ителә. Икенче томда артистлар, режиссёрлар, драматурглар, исемнәре театр белән бәйле рәссамнар һәм композиторлар, репертуарлар, 1906 елдан башлап гастрольләр һәм фестивальләр географиясе, татар театрында музыка һәм сценография үсеше турындагы мәкаләләр, спектакльләргә декорацияләр һәм костюмнар эскизлары, шәҗәрә, профессиональ һәм һәвәскәр татар театрлары турында тарихи белешмә бирелә.