Абрек Абызгилдин: альбом / төз. һәм текст авт. Р.Г.Шаһиева

– Казан: Татар. кит. нәшр. – «Заман» нәшр., 2009.
– 160 б.: рәс. Рус, татар һәм инглиз телләрендә.

Альбом – исеме хәзерге татар сәнгатенең танылган әһелләре рәтендә булган Абрек Абызгилдин иҗатына багышлана. Альбомда нәкыш, графика, декоратив-гамәли сәнгать, монументаль бизәлеш әсәрләре урын ала; рәссамның тормышы һәм иҗат юлы сурәтләнә, хәзерге Татарстан сәнгате үсешенә керткән өлеше бәяләнә.