Виктор Фёдоров (1940–2001). Живопись. Рисунок

– Казань: «Заман» нәшрияты, 2010.
– 60 б.: рәс. Рус телендә

Каталогта ТАССРның халык рәссамы Виктор Кронидович Фёдоровның (1940–2001) иҗади мирасы беренче тапкыр тулы күләмдә яктыртыла. Ул Татарстан сәнгате үсешенә зур өлеш кертә, аның 1960 еллар ахыры – 1980 еллардагы үсешенең әһәмиятле тармагын нигезли. Каталогка Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан, шәһәр музейларыннан, хосусый коллекцияләрдән һәм рәссамның гаиләсе җыелмасыннан В.К.Фёдоровның нәкыш һәм графика өлкәсендәге иң әһәмиятле әсәрләре, күренекле сәнгать белгечләренең төрле елларда язган мәкаләләре кертелде.