Руденко К.А. Тетюшское II городище в Татарстане

– Казан: «Заман» нәшрияты, 2010.
– 152 б.: рәс. + CD. Рус телендә

Китап II Тәтеш шәһәрлеген – Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә урнашкан археология истәлеген өйрәнүгә багышлана. Анда тарихи һәйкәлдә 2007–2008 елларда алып барылган казу эшләре материаллары урын ала. Әлеге археологик объектның кабатланмас йөзе шунда: анда берничә чор – соңгы бронза һәм беренчел тимер гасыр (б.э.к. XI–IX йөзләр), б.э. I меңьеллыгы (III–VIII йөзләр) һәм б.э. II меңьеллыгы (XI–XVII йөзләр) катламнары чагылыш таба. Казу эшләре вакытында табылган әйберләрнең киң тупланмасы борынгы халыкның сәүдә, һөнәрчелек һәм көнкүреше турында күзалларга мөмкинлек бирә.