Руденко К.А. Древние Тетюши. Археологическое исследование

– Казан: "Заман" нәшрияты, 2011.
– 144 б.: +CD. Рус телендә

Китап II Тәтеш шәһәрлеген – Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә урнашкан археология истәлеген өйрәнүгә багышлана. Биредә борынгы дәверләрдә яшәгән халык тарихын һәм матди мәдәниятен тирәнтен өйрәнү өчен нигез булырлык җентекле һәм киң күләмле документлаштырылган материал тәкъдим ителә. Йомгаклау очеркында, алынган мәгълүматлар нигезендә, Тәтеш шәһәрлегенең чәчәк ату дәверендә – б.э. I меңьеллыгының икенче яртысында гомер кичергән халыкның яшәү рәвешен һәм хуҗалык эшчәнлеген торгызуның беренчел нәтиҗәләре китерелә.

Басмага өстәп «Тәтеш районы тарихы буенча китаплар һәм мәкаләләрнең электрон китапханәсе» дигән диск тәкъдим ителә. Ул район һәм шәһәр территориясендәге археологик истәлекләргә багышланган материалларны үз эченә алган төп басмаларның исемлеген чагылдыра. Шул исәптән, сирәк очрый торган яки аз нөсхәдә дөнья күргән хезмәтләрдә урын алганнары да күрсәтелә. Болардан тыш, шәһәрлектәге археологик казу эшләрен чагылдырган фото һәм видеоархив та урын ала. Дискны мәктәп һәм вузларда дәресләргә әзерләнү өчен һәм төбәкне өйрәнү эшчәнлегендә файдаланырга мөмкин. Археологлар, мәктәп һәм вуз укытучылары, студентлар, шулай ук Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән кызысынучыларга тәкъдим ителә.