Хузин Р.Ф., Измайлов И.Л. Волжская Булгария глазами живописца и историка

– Казан: "Заман" нәшрияты, 2011.
– 72 б.: рәс. Рус телендә

Альбомда Идел буе Болгар дәүләте тарихының мавыктыргыч сәхифәләре ачыла. Тарихи рәсемнәр белән бергә, тарихи текст болгарлар тормышы һәм аның төп вакыйгалары турында ачык һәм образлы итеп сөйләп бирә. Текст популяр тарихи эссе һәм мавыктыргыч хикәя рәвешендә тәкъдим ителә.

Басма – татар халкы тарихының беренчел дәвере белән кызыксынучы киң даирә укучыга йөз тота.

Татарстан Республикасының Милли музее, Биләр дәүләт тарихи-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты. Дәүләт тарих музее, Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан материаллар иллюстрация буларак кулланылды.