Тукай белән илһамланып... Фәйзрахман Әминев. Графика. Нәкыш = Вдохновлённый Тукаем… Файзрахман Аминов. Графика. Живопись

– Казан: «Заман» нәшр., 2011.
– 144 б.: рәс. Татар һәм рус телләрендә.

Каталог ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган рәссамы, ХХ йөзнең икенче яртысында татар сәнгате үсешенә әһәмиятле өлеш керткән Фәйзрахман Габдрахман улы Әминевның графика һәм нәкыш әсәрләренең тулы җыелмасын үз эченә ала. Рәссамның төп темалары булып татар халкының милли мәдәнияте, иҗатында үзенчәлекле гәүдәләнеш алган Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәрһәм шәрехләүләр тора. Каталог сәнгать белгечләренең мәкаләләре, рәссамнең тормышы һәм иҗаты турындагы белешмә мәгълүматлар белән үрелеп бара. Чыгарылыш рәссамнарга, сәнгать белгечләренә, мәдәниятне өйрәнүчеләргә, киң даирә укучыга тәкъдим ителә.