Николай Фешин. Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан

Юбилей басмасы чыгышы белән Казаннан булган һәм 2006 елда аның тууына 125 ел тулу вакыйгасы ватанында зурлап үткәрелгән күренекле рәссам – Николай Иванович Фешин иҗатына багышлана. Биографик очеркта Н.И.Фешинның Россия һәм АКШндагы тормышы турында сөйләнә. Ул катнашкан күргәзмәләрне оештырган сәнгать берләшмәләре турында кыскача белешмәләр китерелә. Рәссам, нәкышче, график, сынчы, гамәли-бизәлеш сәнгате остасы иҗатына аерым бүлек багышлана. Н.И.Фешин әсәрләренең иң эре тупланмасы сакланган Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее җыелмаларыннан хезмәтләр урын ала. Чыгарылыш рус һәм инглиз телләрендә. 2006.