Бакый Урманче. Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан

Бакый Идрис улы Урманче (1897–1990) – күренекле татар рәссамы, ХХ йөз татар сынлы сәнгатенең нәкыш, скульптура, графика, хәттат жанрына нигез салучы. Киң иҗади даирәне иңләгән һәм нәтиҗәле иҗат иткән оста. Ул тематик жанрлы һәм тарихи композицияләр, панно эскизлары һәм диорамалар, пейзаж һәм натюрмортлар, шулай ук замандашларының нәкыштә, графикада, скульптурада портретлар галереясын иҗат иткән, каллиграфия сәнгатен яңартуга ирешкән, татар шагыйрьләре Г.Тукай, Дәрдемәнд әсәрләре буенча тулы цикллар эшләгән. Дискта аның иң бай сәнгати мирасын саклаган Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан әсәрләр күрсәтелә. 2008.