Татарстанда II Тәтеш шәһәрлеге

«Татарстанда II Тәтеш шәһәрлеге» дип аталган CD-диск II Тәтеш шәһәрлеген – Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә урнашкан археология истәлеген өйрәнүгә багышланган китапның электрон варианты булып тора. Анда тарихи һәйкәлдә 2007–2008 елларда алып барылган казу эшләре материаллары урын ала. Әлеге археологик объектның кабатланмас йөзе шунда: анда берничә чор – соңгы бронза һәм беренчел тимер гасыр (б.э.к. XI–IX йөзләр), б.э. I меңьеллыгы (III–VIII йөзләр) һәм б.э. II меңьеллыгы (XI–XVII йөзләр) катламнары чагылыш таба. Казу эшләре вакытында табылган әйберләрнең киң тупланмасы борынгы халыкның сәүдә, һөнәрчелек һәм көнкүреше турында күзалларга мөмкинлек бирә. 2010.